Прокуратура кыз балага эт һөҗүм итүе турындагы мәгълүматны тикшерә
ҖӘМГЫЯТЬ

Прокуратура кыз балага эт һөҗүм итүе турындагы мәгълүматны тикшерә

Табиблар Тукай районында эт тешләгән баланың хәле турында сөйләде.

6 июньдә битен эт тешләгән 5 яшьлек кызны хастаханәгә китергәннәр.

«Медиклар яраларны эшкәрткән. Кызны амбулатория дәвалануына юлладылар», — дип сөйләделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, прокуратура республиканың Тукай районы Әҗмәкәй авылында кыз балага эт һөҗүм итүе турындагы мәгълүматны тикшерә.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru


Нет комментариев