Психиатр яшүсмерләрдә психологик проблемаларның тышкы билгеләре турында сөйләде
Ләйлә Шәйдүкова сүзләренчә, яшьләр арасында үз-үзләренә зыян ясау модасы 10-15 ел элек татуировкадан һәм пирсингтан башланган.
Татуировка, пирсинг ясату һәм үз тәнен бозу — яшүсмерләрдә психологик проблеманың беренче билгесе булып тора. Бу очракта ата-аналарга баланы психологка алып баруны кичектерергә ярамый.
Татарстанның атказанган табибы, Казан дәүләт медицина университеты психиатрия профессоры Ләйлә Шәйдүкова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында яшьләр арасында үз-үзләренә зыян ясау модасы 10-15 ел элек татуировкадан һәм пирсингтан башлануын сөйләгән.
«Психиатр өчен беренче сигналларны күрү өчен шул җитә. Мисал өчен, совет заманында армиягә алыр алдыннан татуировкасы булган егетләр куркыныч янаган төркемгә кертелде. Психиатр белән консультация үткәрелә иде», — дип сөйләде ул.
Ата-анага бала белән ышанычлы мөнәсәбәтләрдә урнаштырырга һәм аның аралашу даирәсенә игътибарлы булырга кирәк. Еш кына төрле «модалы» куркыныч мавыгулар нәкъ менә шуннан башлана, ди табиб..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев