Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Пушкин карта»сы белән кинога да барырга була

Хәзерге вакытта «Пушкин картасы» программасы кысаларында кинотеатрларда фильмнарны бушлай карарга мөмкин.

Мәктәп укучылары һәм 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге яшьләр өчен чаралар саны арттырылды.

Яшүсмерләр хәзер музейларга, театрларга, филармонияләргә, күргәзмәләргә һәм экскурсияләргә түләүсез йөри ала. 
«Пушкин картасы» буенча йөрергә мөмкин булган кинотасмалар исемлеге Россия Мәдәният министрлыгы һәм кино фонды тарафыннан әзерләнгән. Бу – дөнья кинематографы фондына, шулай ук рус әдәбияты әсәрләрен экранлаштыруга кертелгән совет киноклассикасы һәм Россия режиссерлары фильмнары.

Театр, музей һәм киноларга барудан тыш, «Пушкин картасы» чаралары исемлегендә экскурсияләр дә бик күп. Экскурсияләргә үз шәһәреңдә генә түгел, чит шәһәрләргә дә барырга була. 

Проектта барлыгы 1500гә якын Россия мәдәният учреждениесе катнаша. 2021 елда «Пушкин картасы»н 3 мең сумга тутырып биргәннәр иде. 2022 елның 1 январеннан ул 5 мең сумга кадәр арттырылды. «Пушкин картасы»н (махсус банк картасы) алуга гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки «Почта Банк»ның теләсә кайсы бүлегендә бирергә мөмкин.

«Пушкин картасы» афишасы, карта алу һәм «Пушкин картасы» аша тормышка ашырыла торган чаралар исемлеге, шулай ук билетлар алу Россия мәдәният порталында (Культура.РФ.) урнаштырылган.

http://shahrichalli.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X