Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Путин банк комиссияләрен чикләү турындагы законга кул куйды

Россия Президенты Владимир Путин юридик затлар физик затларга акча күчергәндә югары комиссияләр алуны булдырмаска тиешле законга кул куйды.

Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган һәм 1 июльдән гамәлгә керә.

Документка аңлатма язуында юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр физик затларның счетларына акча күчергәндә стандарт тарифлардан тыш, өстәмә тарифлар да кулланылуы турында әйтелгән.

«Шул ук вакытта, нинди дә булса норматив-хокукый нигезләмәләр булмау сәбәпле, төрле банклар, күчерүләрнең билгеләнүенә бәйле рәвештә, югары тарифлар буенча төрле алынулар билгели», - дип аңлатыла документта.

Мондый тәҗрибәнең, банкның үз комиссия керемнәрен арттырудан тыш, бернинди икътисади нигезләмәсе дә юк, ди законны тәкъдим итүчеләр. Яңа закон акчаларны күчерү буенча операция өчен югары комиссияләр проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән.

Яңа закон намуслы затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен кысрыклый торган «тарификациянең дискриминацион практикалары»н юкка чыгара, дип хәбәр итә ТАСС.

 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: банк комиссиясе