ҖӘМГЫЯТЬ

Путин Казанның ике чиновнигына рәхмәт белдерде

Россия Президенты Владимир Путин Казанның ике чиновнигына рәхмәт белдерде.

Дәүләт башлыгының тиешле күрсәтмәсе хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.

Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина «Иҗтимагый әһәмиятле чараларны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашуы» өчен билгеләп үтелде.

Шул ук өлкәдәге казанышлары өчен Казан шәһәре Думасы аппаратының Мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Владимир Казанцев Рәхмәт хатына лаек булды.

 

Татар-информ
 

 


Нет комментариев