Путин күп балалы гаиләләргә өстәмә түләү кертергә тәкъдим итте
Россиядә күп балалы гаиләләр өчен түләү кертергә мөмкиннәр.
Ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры китереләчәк. «Это у нас семейное» конкурсының финалист гаиләләре белән очрашу нәтиҗәләре буенча тиешле йөкләмәне РФ Президенты Владимир Путин бирде, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.
«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә түбәндәге мәсьәләләрне карарга:..
б) күпбалалы гаиләләргә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган еллык түләүне билгеләү турында», — диелгән йөкләмәләр исемлегенең бер пунктында.
Җаваплы итеп РФ Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнде, ул агымдагы елның 1 декабренә кадәр доклад белән чыгыш ясарга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев