Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мобилизацияләнгән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең гаиләләренә ярдәм күрсәтәчәкләр

Өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре гаиләләренә ярдәм итәргә кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин кыр эшләре барышы турындагы киңәшмәдә әйтте.

«Төбәкләр башлыкларына, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә дә аерым мөрәҗәгать итәсем килә. Өлешчә мобилизация кысаларында, шул исәптән, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре дә чакырыла. Аларның гаиләләренә ярдәм итәргә кирәк. Бу мәсьәләгә аерым игътибар бирүегезне үтенәм», – диде дәүләт башлыгы киңәшмәдә. Ул видеоэлемтә буенча утырышта катнашучы губернаторларга гына түгел, Россия төбәкләренең барлык җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Владимир Путин әйтүенчә, Донбасста махсус операция һәм референдумнар барган көннәрдә бар кешегә дә билгеле, гади һәм әмма төпле «Икмәк – барысына баш» гыйбарәсенең әһәмияте бетмәде. “Без хәзер яши торган шартларда, дөньядагы азык-төлек базарындагы хәлләрне исәпкә алганда, бәлки әле, бу иң мөһим кануннарның берсенә дә әверелгәндер. Шуңа күрә мин бүгенге көнгә кадәр башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерәм», – диде Россия Президенты.

https://vatantat.ru/2022/09/92981/

"Заман сулышы" фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X