Путин пенсия, пособие, бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачагын әйтте
Тиздән пенсияләрне һәм социаль түләүләрне арттыру буенча карарлар кабул ителәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Закон чыгаручылар советы әгъзалары белән очрашуда белдерде.
«Якын арада пенсияләрне, барлык социаль пособиеләрне, шулай ук бюджет өлкәсендә эшләүче белгечләрнең хезмәт хакларын индексацияләү буенча да конкрет карарлар кабул ителәчәген билгеләп үтәсем килә», – дип яза ТАСС илбашы сүзләрен.
Президент парламентарийларга барлык хокукый механизмнарны һәм кирәкле төзәтмәләрне җентекләп эшләргә кушты.
https://vatantat.ru/2022/04/80592/
https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев