Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Путинның кәрәзле телефоны юк?

Россия лидерының шәхси телефоны бармы, дигән сорауга, юк, дип җавап бирде Путин.

Көнчыгыш икътисади форумның пленар утырышында модераторның соравына җавап биреп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кәрәзле телефон кулланмавын әйтте, дип яза РИА Новости.

Форумның пленар утырышында модератор Сергей Брилев ил башлыгына мөрәҗәгать итеп: «Сез сәхнәгә күтәрелер алдыннан карап алдым һәм инандым: сез Ангеда Меркель (Германия канцлеры) түгел — сез тәгаен үзегез белән кәрәзле телефон йөртмисез һәм чара барышында ул шалтырамаячак», — диде.

20 август көнне Путин һәм Меркель очрашкан вакытта Германия канцлерының кинәт телефоны шалтырады. Германия хөкүмәте башлыгы уңайсызланып, кесәсеннән телефонын чыгарды һәм сүндереп куйды. Россия Президенты үз чиратында бу хәлгә игътибар бирмәде һәм сүзен тыныч кына дәвам итте.

Сөйләшүләр Мәскәүдәге Александровский сараенда, Германия канцлеры Ангела Меркельның саубуллашу визиты кысаларында узды. Ул Германия Федератив Республикасында парламент сайлаулары узганнан соң үзенең постыннан китәргә карар кылган иде.

https://tatar-inform.tatar/news/society/03-09-2021/putin-k-r-zle-telefonnan-faydalanmavyn-ytte-5836196

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев