Пышылдап... 60 мең евро акча эшләгән
Бөекбритания студенткасы Софи Мишель, бер ел эчендә ASMR форматында видеолар яздырып, 60 мең евро акча (78 мең доллардан артыграк, безнең акча белән 5,2 млн сум) эшләгән. Тамашачылар белән пышылдап сөйләшеп төшерелгән видеороликлар, YouTube каналында күрсәтелеп, дистәләрчә мең караулар җыйган.
Бүгенге көндә 21 яшьлек британияле кыз каналына 250 мең кеше язылган. Видеоязмаларында Софи төрле темаларга пышылдап сөйләшә. ASMR форматы релаксация өчен яхшы, дип яза Mirror басмасы.
Төп керемен Софи видеоязмаларында урнаштырган реклама аша ала.
Әлеге роликлар яздыру идеясе кызга аның энесенә “баш мие яман шеше” диагнозын куйгач килә. Мишель стресстан котылу чараларын эзли һәм шушы форматка юлыга.
ASMR жанры ул - тыныч, шыбырдаган тавышлар, пышылдау авазлары кулланылып яздырылган аудио- һәм видеоязмалар. Бу формат стресстан һәм депрессиядән котылырга теләгәндә аеруча ярдәм итә дип исәплиләр.
Кытайда быел ASMR форматындагы видеоязмаларны, порнографиягә тиңләп, тыйдылар.
Чыганак: http://www.omet-rb.ru/41-d-nyada-nil-r-bar/1163-pyshyldap-60-me-evro-akcha-eshl-g-n
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев