Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәфис Сөләйманов: “Миңа театр җиле әнидән кагылган”

Үзенең кырык еллап гомерен Лениногорск халык театрына багышлаган үзешчән артист Рәфис Сөләйманов – шундыйларның берсе.

Рәфис Сөләйманов үзенең иҗат юлын 1974 нче елда башлаган. Башта ул Мәдәният сарае каршында эшләгән балалар театрына йөргән.

«Без - әни һәм үземнең бертуган Рәдисә апам белән бер туган тиешле апаларга кунакка бардык. Шунда аның кызы Гөлшат кайдандыр йөгереп кенә кайтып керде дә, әни мин киттем репетициягә диде. Мин ун-унбер яшьлек малай идем, кызыксынып киттем. Гөлшат мине дә үзе белән ияртеп алып барды. Ул вакытта балалар театрының режиссеры Рәшит Хәбибуллин иде. Ул мине тыңлап карады.

Шушы килүдән мин театрда калдым, иң беренче куйган спектаклебез „Дуска кул суз“ булды. 4-5 елдан соң, театрга йөрүче балалар берәм-берәм мәктәпне тәмамлап, кайсы-кая укырга китә башлады балалар театры таралды шулай. Бу вакытта зурлар төркеме „Кичер мине, әнкәй“ спектаклен сәнәгә куярга әзерли иде. Аларның бер артистлары җитешми, роль буенча мин туры да килеп торам. Рәшит абый мине татарча сөйләтеп, укытып карады.

Мин шәһәрнең 6 нчы мәктәбендә русча укысам да, телне әйбәт белә идем. Шулай итеп кереп китем театр төркеменә. Анда йөрүемне хәрби хезмәттә вакытта һәм аннан соң бер-ике ел гына туктатып тордым. Чөнки армия сафларында хезмәт итеп кайткач Җәлил УТТсында шофер булып эшләп алдым,»- ди Рәфис.

Рәфис Сөләйманов Лениногорск районының Куакбаш авылында туган. Әнисе Тәскирә Гассан кызы һәм әтисе Рәис Гаффан улы гаиләлрендә өч бала тәрбияләп үстергән. Рәфискә 3 яшьләр тирәсендә алар Үзбәкстанның Сырдәрья районына күчеп киткәннәр.

«Татарстаннан читтә яшәсәк тә, әни безне үз телебездә сөйләшергә, укырга-язарга өйрәтте. Безнең үз туган телебезне белеп үсүебез, алар өчен бик әһәмиятле булды, тырышып, өстебездә торып укытты, яздырды ул безне. Үзбәкстаннан 1973 нче елда Лениногорскига кайттык. Әби-бабайлар ул вакытта олыгая төшкән иде инде. Шуңа күрә әти-әнием аларга якынрак буллыйк дип кайттылар. Мин 6 нчы мәктәптә укый башладым. Минем театр белән мавыгуым да әнидән килгәнде дип уйлыйм, ул яшь чагында авылда үзешчән сәнгатьтә катнашып-театр уйнап йөргән,»- ди Рәфис Рәис улы.

Язманың дәвамын "Заман сулышы" газетында укыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев