Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять Кодексының 105 маддәсенең 1 өлешендә каралган (үтерү) җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү версиясе буенча, шушы елның 22 сентябрендә кичке вакытта районның Яңа Иштирәк авылындагы йортларның берсендә ике кеше спиртлы эчемлекләр эчеп утырганнан соң, алар арасында кинәт кенә туган дошманлык мөнәсәбәтләре аркасында конфликт килеп чыккан.
Ачуланышу көчәеп киткән һәм 69 яшьлек ир-ат (хуҗа кеше дип таныла) күршесенә аңлы рәвештә тәненең төрле өлешләренә балта белән берничә мәртәбә суккан, нәтиҗәдә теге ир-ат үлгән.
Хәзерге вакытта шикләнелүче тоткарланган. Якын арада тикшерү комитеты судка шикләнелүчегә карата сак астына алу турында мөрәҗәгать итәчәк. Килеп чыккан хәлнең барлык шартларын һәм сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла. Кирәкле экспертизалар билгеләнгән.
Бу хакта Татарстан буенча РФ Тикшерү комитеты сайты хәбәр итә.
Чыганак: https://tatarstan.sledcom.ru/news/item/2126437/
Нет комментариев