Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә лениногорскилылар хәрбиләр янына хәрби операция зонасына киттеләр

Шимбә көнне Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә төркем безнең хәрбиләребез янына махсус хәрби операция зонасына юл тотты, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

 

Рәгать Хөсәенов белән “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь Храмов, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Марс Хәсәнов, Әфганстан ветераннары Союзының Россия региональ бүлекчәсенең Лениногорск бүлеге рәисе, “Беркут” хәрби-патриотик клуб җитәкчесе  Рамил Даутов, чик буе гаскәрләре ветераны, “Арго” җәмгыяте директоры Рамил Асадуллин китте.  

Хәрбиләр янына махсус хәрби операция зонасына 10 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылды. Ике автомобиль: УАЗ һәм Chevrolet Niva машиналары солдатлар өчен бик тә ярап куячак. Моннан тыш тепловизорлар, бинокльләр, генераторлар, бензин пычкылары, җылыту миче, медикаментлар,  квадрокоптерлар, төзелеш инструментлары, йокы капчыклары, автомобиль запчастьлары, азык-төлек продуктлары бар иде.

“Гуманитар ярдәм бизнес җитәкчеләре, эшмәкәрләр, иҗтимагый хәрәкәтләр, шәфкатьле лениногорскилылар ярдәмендә җыелды”, - ди Рәгать Хөсәенов.

Булышучыларның барысына да зур рәхмәт.  Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Барысы да хәрбиләр тизрәк исән-сау кайтсын өчен эшләнелә.

 

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2164418.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев