Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов өмәдән соң тикшерү үткәрде

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов шәһәр буйлап территорияләрне, паркларны һәм скверларны җыештыру барышын тикшерде.

Рәгать Хөсәенов җәяү Ленин урамыннан Нефть монументы һәм ЗАГС территориясенә кадәр төшә, шулай ук күл һәм Максим Горький исемендәге урман паркы зонасын караган.

Тикшерү барышында «Балерина» фонтанын буярга, һәйкәл территорияләрен җыештырырга, брусчатка купкан урыннарга җәяргә, фонарь баганаларны ремонтларга һәм буярга, агачларны агартырга кебек җитешсезлекләрне бетерергә бурыч куйган. 

Алда май бәйрәмнәренә кадәр ике санитар көн һәм ике атна вакыт бар. Шул аралыкта шәһәрне тәртипкә китерү планлаштырыла.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск мэриясенең ВКонтакте официаль төркеменнән алынды.

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X