Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Ватанны саклаучылар көне белән котлый

Хөрмәтле Лениногорск районы халкы! Кадерле Ватанны саклаучылар!

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чын күңелдән котлауларны кабул итегез!

Бу бәйрәм безнең илдә бөтен халык бәйрәме булып санала. 23 февраль -  буыннарның өзелмәс бәйләнешен һәм хәрби традицияләрнең дәвамлылыгын күрсәтә,  Россия гаскәрләренең дәүләт алдындагы зур казанышларын тануны гәүдәләндерә.

Бу Россиягә намуслы һәм тугры хезмәт итүчеләр, үз көчләрен һәм белемнәрен, энергиясен һәм талантын аның иминлеге өчен, үсеше өчен кызганмаучы, теләсә кайсы вакытта ил алдындагы бурычын үтәргә әзер булучылар бәйрәме.

Ватан мәнфәгатьләрен яклаучыларга, хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган лениногорскилыларга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм. Хөрмәтле якташлар! Сезгә рухи ныклык, көчлелек телим. Сезне әти-әниләрегез, хатыннарыгыз, балаларыгыз, якташларыгыз туган җиребездә көтә. Без барыбыз да сезнең белән горурланабыз!

Ватанны саклаучылар бәйрәме белән! Сезгә  бәхет, татулык, исәнлек телим. Ветераннарга сәламәтлек һәм озын гомер, солдатларга һәм офицерларга уңышлы хезмәт итәргә булсын.

Бәйрәм белән, кадерле дуслар!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев