Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районда Аккүл авылында берәүне үз бакчасында төлке тешли

28 сентябрь - Бөтендөнья котыру авыруына каршы көрәш көне.

Лениногорск районы санитар хезмәте тарафыннан шушы елның 1 гыйнварыннан 31 августка кадәр хайваннардан зыян күргән кешеләрдән  108 мөрәҗәгать теркәлгән.

Зыян күрү дигәндә, тешләү, тырнауны үз эченә ала.

65 кеше йорт хайваннарыннан зыян күргән, шуның 34е – этләрдән, 31е – мәчеләрдән зыян күргән. Ә 38 кеше исә хуҗасыз хайваннардан зыян күрә (33 кеше – хуҗасыз этләрдән, 5 кеше – песиләрдән).

Моннан тыш 9 ай эчендә кыргый хайваннардан 5 кеше зыян күрә, ике кешене күсе тешли, бер кешене – тычкан, бер кешене төлке тешли. Әлеге саннарны Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Лениногорск бүлеге табибы Рамилә Мөхәммәдиева хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, районның Аккүл авылында яшәүчене үз бакчасында төлке тешләгән.

“Хайваннардан зыян күрүчеләрнең барысы да медицина ярдәме сорап, медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иттеләр. Котыру чиреннән прививкалар алдылар. Быел 8 ай эчендә хайваннар арасында котыру чире теркәлмәде ”, - ди Рамилә Харрасовна.

“Котыру чире кешеләр өчен куркыныч.  Табигатьтә кыргый җәнлек яки йорт хайваны, хәтта үз өегездә яшәүче эт-мәчеләр генә тешләсә дә, бу очракны игътибарсыз калдырмаска кирәк”, - ди табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев