Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районда ике көн рәттән өч янгын булды (+фотолар)

Районның Зәй-Каратай, Карагай һәм Куакбаш авылларында янгыннар чыгып, зыян китерде, ярый әле, һәлак булучылар юк.

20 апрельдә 05 сәгать 10 минутта 66нчы янгын сүндерү частенә Куакбаш авылында, Ленин урамында сарай януы турында хәбәр килә.  Янгын сүндерүчеләр шунда ук юлга кузгала. Алар килгәндә, өч объектның  барлык мәйданын көчле янгын уратып алган була. Сарай, мунча һәм йорт бер түбә белән ябылган һәм янгын берсеннән икенчесенә күчә. Янгын сүндерүчеләргә яна торган корылмаларда газ баллоннары юк икәнен хәбәр итәләр.

Янгын нәтиҗәсендә 48 квадрат метр мәйданда сарай, 30 квадрат метр мәйданда йорт һәм 16 квадрат метр мәйданда мунча янып бетә. Һәлак булучылар юк.

Янгынның беренчел сәбәбе – электр җиһазларны эксплуатацияләгәндә кагыйдәләрне бозу.

Шул ук көнне 20 апрельдә  7 сәгать 09 минутта 66нчы янгын сүндерү частенә районның Карагай авылында, Тельман урамында йорт корылмалары януы турында хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләр урынга килгәндә, дүрт объектта ачык янгын күзәтелә. Ярдәм сораучылар тавышы ишетелми. Янгынның күршедәге сарайга күчү куркынычы да була. Хуҗалар йорт корылмаларында газ баллоннары юклыгын әйтәләр.

Янгын нәтиҗәсендә 60 квадрат метр мәйданда сарай, 16 квадрат метр мәйданда мунча һәм 30 квадрат метр мәйданда йорт тулысынча янып бетә. Һәлак булучылар юк.
Янгынның беренчел сәбәбе – электр җиһазларын эксплуатацияләгәндә кагыйдәләрне бозу.

Икенче көнне, ягъни 21 апрельдә 15 сәгать 04 минутта 66нчы янгын сүндерү частенә Зәй-Каратай авылында, Подгорная урамында мунча януы турында хәбәр килә. Диспетчер янгын сүндерү бүлекчәсен вакыйга урынына җибәрә.

Алар килгәндә сарайның барлык өлеше дә яна торган була. Шулай ук янгын мунча түбәсенә күчә. Җил булу сәбәпле, йортның тактадан булган обшивкасы да яна башлаган. Хуҗабикә янгын сүндерүчеләргә эчке якта кеше юклыгын, электр белән тәэмин итү сүндерелгән икәнен, газ баллоннары юклыгын да хәбәр итә.

Янгын нәтиҗәсендә 12 квадрат метр мәйдандагы мунчаның түбәсе, этажара түшәмәсе (перекрытие) яна, шулай ук 15 квадрат метр мәйданда сарай янып бетә һәм йортның тактадан булган обшивкасына да утлы ялкынга эләгә.  Янгын барлыгы 33 квадрат метр мәйданга зыян китерә. Һәлак булучылар юк.

Янгынның беренчел сәбәбе – яга торган мичнең һәм төтен юлларының төзек булмавы.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев