Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районда уза торган авыл җыеннарында Социаль фондның консультация пунктлары эшли

Узган атнада, бу атна дәвамында Лениногорск районы авыл җирлекләрендә җыеннар уза.

Әлеге җыеннарда Лениногорск Социаль фондының консультацион пункты эше дә оештырылды.

Барлык теләүчеләр белгечләр янына килеп, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Әлегә кадәр якынча 65 гражданга консультация бирелде, дип хәбәр итә Лениногорск Социаль фонды.

“Халыкны бердәм пособие билгеләү һәм түләү, пенсияләрне индексацияләү, эшләүче пенсионерларга карата яңадан исәпләү тәртибе, пенсиягә чыгу яшен үзгәртү, «авыл» стажы өчен яңадан исәпләү, кара-тәрбияләү буенча компенсация түләүләрен билгеләү мәсьәләләре һәм социаль фонд компетенциясенә кергән башка сораулар кызыксындыра”, - ди Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.

Шулай ук халыкка Социаль фонд эше һәм анда күрсәтелә торган хезмәтләр турында да сөйлиләр.

Халык белән консультация эше алып барганда, Клиентлар хезмәте җитәкчесе тарафыннан пенсия темасына кагылышлы буклетлар да таратыла.
 

фотолар: Социаль фондтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев