Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Райондашыбыз Дания Канзафаровага җор теллелек нәселдән килә

Җор телле, кирәк урында әйтәсе килгән сүзен шигъри юллар белән әйтеп, тормыш турында тирән уйланулары белән башкаларны да шигъри дөньяга алып кереп китә ул, сүзем якташыбыз Дания Канзафарова турында.

Җиңү бәйрәме алдыннан аның сеңелесе – Рушания Галәветдинова апасының, ягъни Дания ханымның Керкәле авылында гомер кичергән әбисе (әниләренең әнисе) -  Шәмсекамал әби Галимова һәм әтисе Хадый бабай истәлегенә язылган “Әбекәем минем солдат көтә” дигән күләмле шигырен җибәргән иде.

Шигырьдә сүз  90 яшьлек әбинең сугышта хәбәрсез югалган ирен һаман да зарыгып көтүен язган. 

Әнкәй көтмә инде, өмет юк дип,
Балалары аны үгетли,
Юк, юк инде,  болай гына карыйм,
Дип әйтә ул. Юк, юк мин көтмим.  
Ә эченнән һаман өметләнә,
Булмады дип безгә хәбәре.
Юк килмәде дип өметләнә ул,
Һәлак булды, дигән хәбәре.

“Әлеге шигырьгә әдәби образ кертелде. Аннары әбинең оныкчыгын иренә охшатуы турында язылды. Оныкчыгы солдат хезмәтеннән кайта. Ә әбисе “ерак юлга” җыена. Балаларына онытмаска, җиңү утлары сүнмәсен, сугыш афәтләре булмасын дигән васыятьләр әйтеп калдыра”, - ди Дания апа әлеге шигырь турында. 

Иске Иштирәк авылында туып-үскән Дания апа кечкенәдән шигырьләр иҗат итү белән мавыккан. “Ул чакта әле тулы бербөтен шигырь дә булмый иде алар, кайчакта дүрт юл килеп чыга, кайвакыт – сигез юл. Безне  сәхнәдән шигырьләр сөйләтәләр иде”, - дип искә ала. Әдәбият-иҗат белән кызыксынуына, бәлки, әтисенең китапханәдә эшләве дә тәэсир иткәндер. Китапларны “су урынына эчкән” кыз татар теле түгәрәкләренә йөреп, үзенә рухи азык туплый, әдәбият серләренә төшенә. 

“Әти дә безнең җор сүзле иде, әти ягыннан әбинең апасы мөнәҗәтләр язып, шуларны көйләп йөргән”, - дип җавап бирә, чишмә башы кайдан дигән сорауга. 

Иҗат җимешләре арасында төрле темага язылганнары бар, әйтик: туган як, туган йорт, газиз әнисенә багышланганнары.

Шигырь язам дип утырып, шигырь тумый ул, ди. Уйламаганда, күңелгә хисләр тулганда барлыкка килә шигырьләр, ди ул. 
Дания Канзафарова озак еллар Түбән Камада яшәп, соңыннан Шөгергә кайтып төпләнәләр.

Ул бүген дә иҗатта кайный. Шөгердә “Сандугач” ансамбленә йөри. Биредәге җырчы-сандугачлар һәр бәйрәм чарасында катнаша, үзләренең җырларын халыкка бүләк итәләр. Шулай ук Дания апа – Шөгер халык театрының алыштыргысыз актеры. 

Дания апалар нәселе «Тарихта без эзлебез» - “Эхо веков истории семьи” республика шәҗәрәләр фестивалендә дә катнашты. Башта алар муниципаль этапта беренче урын алды, аннары зональ этапта да үзләренең нәселләрен тәкъдим иттеләр.  Нәселдә төрле һөнәр ияләре бар икән, төзүчеләр, укытучылар, умартачылар. Барысы да җор телле, сүзгә, җырга, биюгә оста. 

 

Розалия Мостафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев