Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

Райондашыбыз Салих Галимовны юбилее белән Гостехнадзор җитәкчелеге котлады

Лениногорскида Татарстан Гостехнадзор дәүләт инженер-инспекторы Альберт Бурганов гражданнарны кабул итү үткәрде.

Кабул итүдән соң Альберт Бурганов һәм дәүләт сатып алулары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Илнур Залалетдинов  Гостехнадзор хезмәте ветераны Салих Галимовны юбилее белән котладылар, истәлекле бүләк тапшырдылар.

Гостехнадзорның Лениногорскидагы баш инженер-инспекторы Илнур Галимов әйтүенчә, Альбер Бургановка кабул итүгә 5 кеше язылган булган.

Кабул итү вакытында үзйөрешле машиналарны һәм аларга прицепларны исәпкә кую, дәүләт теркәве, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру, шулай ук техниканы яңадан рәсмиләштерү, транзит номеры алу, тракторны “списать” итү сораулары каралды, дип хәбәр итә Илнур Галимов.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев