Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре эштә дә, спортта да сынатмыйлар

Районның “Август-Лениногорск” агрофирмасы хезмәткәрләре Спартакиадада үзләрен спорт белән дус икәнлекләрен тагын бер кат исбатладылар.

«Август-Агро» җәмгыятенең корпоратив Спартакиадасы республика районнарында эшчәнлек алып баручы филиаллардагы ир-егетләрне һәм хатын-кызларны берләштерә. Быел Спартакида өченче тапкыр үтте.

Кама-Тамагында Спартакиаданың тантаналы ачылышы булды. Мини-футбол буенча турнирда 7 – ир-егетләр, 3 хатын-кызлар командасы очрашты.

Лениногорск районының “Август-Лениногорск” агрофирмасыннан “Легион” командасы бу ярышларга әзерлек белән барды. Футбол буенча беренче уенның соңгы минутында беренче голны “Август-Лениногорск”ның юристы Михаил Денисов кертте.

Шулай итеп, “Легион” җиңүче булды. Барлык уеннар нәтиҗәсе буенча Михаил Денисов иң нәтиҗәле уенчы булып калды.

“Турнир яхшы гына бара. Командалар ныклы әзерлек белән килгәннәр. Бигрәк тә «Август-Агро» (Идарәче компания), «Волга-Кама» (Август-Кама Тамагы), «Легион» (Август-Лениногорск) командалары яхшы әзерлекле”, - ди судья Евгений Шалдыбин.

Аның фикеренчә, Спартакиадада катнашучы уенчыларның кайберләре электән үк футбол белән шөгыльләнгән, бу уенда да сизелеп тора. “Шулай да тренировкаларсыз булмый. Футбол – команда белән уйный торган уен”, - ди судья.

Ир-егетләр арасында финалга «Легион» һәм «Август-Агро» чыкты. 2:0 исәбе белән Лениногорск командасы җиңү яулады.

Әле күптән түгел  “Август-Лениногорск” агрофирмасының «Легион» командасы Кайбычта волейбол буенча үткән Спартакиадада катнашты.  Ярым-финалда Лениногорск ир-егетләр командасы Кайбыч, Мөслим, “Август- Агро” белән уйнады.

Көндәшләр җиңү өчен бер-берсеннән калышмадылар һәм  киеренке уен күрсәттеләр.

Нәтиҗәдә, "Август - Кайбыч" - ягъни хуҗалар ике таймда да аз гына аерма белән җиңү яулый.

фотолар: Альбина Сабирова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев