Районның Куакбаш авылы мәктәбеннән язалар: Сагынычлы очрашулар көтеп торсын
Куакбаш мәктәбе озак еллар тотрыклы коллектив булып эшләп килә.
Авыл җирлегенә хас булмаганча, төп фәннәрне укытучылар барысы да үз дипломында язылган белгечлеге буенча хезмәт куя безнең мәктәптә.
Инглиз телен генә читтән килеп укыттылар дияргә була (сүз соңгы 30 еллар турында бара). Яшь көенчә, бергә эшли башлаган кадрлар инде олыгаеп килә. Быел менә өч укытучыбыз лаеклы ялга китте. Үзебезнең авыл кызы, башлангыч класслар укытучысы Зәлия Габделсаматовна Гайсина, химия, физик тәрбия, ОБЗР укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Алмаз Әбүзәрович Сабирҗанов, биология укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Петровна Сабирҗанованы озатканнан соң күңелләрдә ямансу булып калды.
Зәлия Габделсамат кызы Куакбаш авылында туып-үсеп, гомерен туган мәктәбендә балалар укытуга багышлаган шәхес. 1983-2025 нче елларда мәктәптә төрле вазифалар башкарды. Янып торган, үз артыннан ияртә белүче пионервожатый, китапханәче, тарих, математика, башлангыч класслар укытучысы... Минзәлә дәүләт педагогия училищесында башлангыч класслар укытучысы белгечлеге алып чыккан кыз туган авылында Гамир абый Гайсин белән гаилә корып, 2 кыз үстереп, инде 5 оныкның яраткан әбисе булып матур гомер кичерүче үрнәк тормыш иптәше дә.
40 елдан арткан стажлы укытучы мәктәптә булган барлык үзгәрешләрне кабул итеп, үзләштереп, авырсынмыйча, җиңел эшләде. Шушы елларда йөзләрчә балага белем һәм тәрбия биреп, яшәеш серләренә өйрәтте. Укыту программалары төзеп, күпсанлы планнарны үтәп, ачык дәресләр күрсәтеп, бәйге-конкурсларда катнашып, олимпиада, ВПРларга әзерләнеп, кызыклы дәресләр үткәреп, кул эшләренә тартып, чаңгыда йөрергә, туп, скакалка, боҗра белән кулланырга өйрәтеп күпме балаларны үстерде!
Очрашканда сөйләшергә күп истәлекләр калдырып китте олпат укытучы. Без аңа Гамир абый белән тигез озын гомер телибез. Көтеп алынган малай оныкның да туенда гармун тартып, биеп-җырлап бәйрәм итәрлек саулык-сәламәтлек бирсен Аллаһ.
Сабирҗановлар безнең күңелдә гел икәү булып, матур пар, төпле белемле, үз фәненә баштанаяк кереп чумган белгечләр булып калды. 1991нче елда чит авыл мәктәбенә җитәкләшеп килеп кергән, әле үзләре дә балалыктан чыгып кына килгән яшь пар, юллама буенча бирегә килеп, 34 ел Куакбашта яшәп, инде әллә кайчан үзебезнеке булдылар.
Кукмара районы Ядегәр авылы кызы Лилия Петровна, Әлмәт районы Бишмунча авылы егете Алмаз Әбүзәрович Казан дәүләт педагогика институтының химия-биология бүлегендә укыганда гаилә корып, Куакбашта тату гомер кичерделәр. Бик акыллы, тәртипле кыз һәм малай үстерделәр. Алмаз Әбүзәрович 21 ел мәктәп директоры, Лилия Петровна 30 елга якын тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын да башкардылар.
Коллективның дус-тату булуы беренче чиратта җитәкчедән тора. Эшкә барасы килеп бару, рәхәтләнеп эшләп кайту үзе зур бәхет. Алмаз Әбүзәровичның кул астында эшләгәндә тыныч атмосфера хөкем сөрде мәктәптә. Шәхесара мөнәсәбәтләрне дөрес корып, һәр кешегә хөрмәт белән карап, җитәкчелек итә белде ул. Гадел, сабыр, конфликтларны урынында тыныч кына чишә белүче директор иде.
Химия, биология, физик тәрбия, тормыш иминлеге нигезләре (2024нче елдан туган илне яклау һәм иминлек нигезләре) фәннәренә балаларда чын мәхәббәт тәрбияләде Сабирҗановлар. Муниципаль олимпиада һәм конкурсларда алынган күпсанлы призлы урыннар, поликлиника-хастаханәләрдә эшләүче безнең мәктәпне тәмамлаган күпсанлы медперсонал моңа ачык дәлил булып тора.
Армия сафларында хезмәт итүче, СВОда катнашучы егетләребез дә Алмаз абыйларына рәхмәтле. Башлангыч хәрби әзерлекне яхшы үткәч, физик яктан чыныгып үскәч, хәрби хезмәткә кереп китү дә авыр булмады, диләр.
Төрле елларда көрәш, хоккей, бадминтон түгәрәге җитәкчесе булып та эшләде Алмаз Әбүзәрович. Ул җитәкләгән “Штурм” хоккей командасы район командалары арасында иң көчлеләрнең берсе булды. Көрәш буенча район сабантуй батырлары да – безнең мәктәп егетләре.
Мәктәп территориясендә утыртылган агач-куаклар, чәчәк-үсемлекләр дә Сабирҗановларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Исеменә күрә җисеме, дигәндәй, Лилия Петровна гөлләр патшабикәсе булды. Ул утыртып үстергән декоратив һәм культуралы үсемлекләрнең исәбе-хисабы юк.
Бу парның үзара мөнәсәбәтләре дә, халык арасында үзләрен тотышлары да күркәм, ихтирамга лаек, үрнәк алырлык булды. Ямьсез сүзләр әйтмичә, бер-берсе өчен сүздә түгел, гамәлдә үлеп торган, кеше белән матур итеп аралаша белгән, зыялы, укымышлы, тәрбияле ир һәм хатын булып, көнләштерерлек итеп яши белде алар.
Соңгы 34 ел эчендә мәктәптә укып чыккан һәр бала һәм аларның ата-аналары, хезмәттәшләребез исеменнән Лилия Петровна һәм Алмаз Әбүзәровичка тирән рәхмәтебезне, ихтирам хисләребезне җиткерәсе килә. Сез безнең авылныкылар, әлбәттә, үзебезнекеләр. Балалар үстергән йорт-нигезегез таралмасын, оныкларны да яшелчә-җимеш белән сыйлап, монда да үстерешергә язсын.
Хөрмәтле укытучыларыбыз! Лаеклы ялда җан тынычлыгы белән тигез-тату озак еллар яшәргә насыйп булсын. Сагынычлы күрешүләр, очрашулар көтеп торсын.
Зөлфия Мөхәммәтҗанова, Куакбаш мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары, укытучы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев