Районыбызның Тимәш мәктәбе укучысы республикакүләм бәйге призына лаек булды
Узган 2025 нче елның апрель аенда Сочиның Сириусында илнең 78 регионыннан җыелган мәктәп укучылары Бөтенроссия олимпиадасына җыелды.
Илебезнең иң сәләтле, талантлы мәктәп укучылары арасында районыбызның Тимәш мәктәбе укучысы Илнур Габидуллин да бар иде.
Бөтенроссия олимпиадасында Илнур информатика фәне буенча катнашкан иде, әмма бу яшүсмер егетнең кызыксынуы күпкырлы булып чыкты. Информатика белән беррәттән ул физика, математика, астрономияне дә тирәнтен өйрәнә.
Шушы көннәрдә генә Тимәш мәктәбенә бер-бер артлы тагын ике сөенечле хәбәр килеп ирешкән. Аның беренчесе – Илнур Габидуллинның республика дәрәҗәсендә узучы “Олимпка юл” олимпиадасында физика фәне буенча призлы урын алуы.
Шуның артыннан ук икенче шатлыклы хәбәр килеп җитте. 2025 елның гыйнварында Татарстан Республикасында мәктәп укучылары өчен информатика буенча бик әһәмиятле ике олимпиада булган. Бөтенроссия олимпиадасының 17-19 гыйнварда узган региональ этабында 7-11нче сыйныфларда укучы 170 гә якын укучы катнашты. Алар унбиштән артык муниципаль берәмлектән иде: Казан шәһәренең Мәскәү, Идел буе, Вахитов, Яңа Савиново, Совет районнары, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зеленодольск, Югары Ослан, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Саба, Питрәч, Балтач, Кама Тамагы, Менделеевск районнары һәм башкалар.
Программалаштыру буенча олимпиада югары катлаулылыктагы алгоритмик бурычларны хәл итүгә юнәлдерелде. Ясалма интеллект буенча олимпиада кысаларында укучылар мәгълүматларны анализлау, модельләштерү, тагын берничә төрле гамәли юнәлештәге бурычларны чиштеләр. Ике олимпиада нәтиҗәләре буенча да информатиканың заманча юнәлешләрен өйрәнүгә әзерлек һәм мотивациянең югары дәрәҗәсен күрсәткән җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Әлеге призёрлар арасында Лениногорск районы Тимәш мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Илнур Габидуллин лаеклы урынын алды.
“Һәрбер талантлы кешенең холкында башкаларны үзенә җәлеп итеп тора торган үзенчәлек була. Үземнең укучым турында сөйләгәндә мин аны басынкы, четерекле, аңлауга кыен бирелә торган темаларны да иң азаккы ноктасына кадәр ачып салырга тырышучы, үз-үзенә таләпчән булуына басым ясыйм. Мин аны информатикадан укытам, бу фән белән Илнур тирәнтен кызыксына, дәрестә биремнәрне дөрес һәм тиз чишә һәм өстәмә биремнәр сорап ала. Аңа олимпиада дәрәҗәсендәге мәсьәләләр чишү өстендә эш ошый һәм, ул дөрес нәтиҗәгә килмичә тукталып калмый”,- ди Тимәш мәктәбе директоры Юрий Снурницин.
Ирина һәм Ирек Габидуллиннар улларының физика-математика, информатикага аерым урын биреп шөгыльләнүен беләләр:
“Мин улымның фәннәр белән тирәнтен кызыксынуын үзенең сыйныфташлары, белән аралашуда комачаулык итәдер дип, бераз куркып та тора идем. Катлаулы мәсьәләләр чишү, һәрвакыт уку-эзләнүдә булу дусларча аралашуга вакытны бик аз калдыра. Әмма аны муниципаль , республика олимпиадаларына алып барган мөгальлимнәренең фикерен ишеткәч, үзем өчен ачыш ясадым. Алар Илнурның бәйгеләрдә катнашучы башка укучылар белән тиз уртак тел табуы, алышуы, үз уйларын әйтеп бирүдән читенсенмәве турында әйтәләр”,- ди Ирина ханым.
Илнурның тагын ике туганы бар, апасы Эльнара – психолог, ул гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Ә абыйсы Зиннәт Казан авиация институтының Лениногорск филиалын тәмамлаган.
Бу урында Габидуллиннарның гаилә кыймәтләре, нәсел җепләрен өзми-югалтмый саклауның мөһимлеген дә онытмауларын әйтеп үтми булмый. Ирек Габидуллинның әтисе Хадит 1942 нче елда туган. Ә аның әтисе Зиннәт Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган, улына аны хәтерендә сеңдереп калу да мөмкин булмаган. Ә беренче оныгы тугач аңа бабасының әтисе истәлегенә Зиннәт дип кушканнар.
“Балалар әби-бабаларын ярата, хөрмәт итә иде, әбиләре вафат булды, ә бабалары янына барып, булышып йөрделәр. Хәзер менә Илнур барып карларын көрәп кайта, миңа да өй-бакча эшләрендә нык булыша иде. Бу соңгы ике елда улыбыз бәйгедән-бәйгегә йөри, чыгарылыш сыйныфта укуга да аерым басым ясарга кирәк. Шуңа күрә өй эшләренә вакыты бөтенләй калмый диярлек, киләчәктә информатика белән бәйле юнәлештәге югары уку йортына керергә әзерләнә”,- ди Ирина.
Илнур Габидуллин — 7-11 сыйныфларда физика фәненнән үткәрелгән олимпиаданың йомгаклау этабында күп тапкырлар призлы урын алган, 8 сыйныфлар арасында физика фәненнән «Олимпка юл» республика олимпиадасында җиңеп чыккан. Ә 10 сыйныфта укыганда астрономия фәненнән республика олимпиадасының йомгаклау этабы призёры булган.
“Безнең укучыбыз «Фоксворд» онлайн-мәктәбенең онлайн олимпиадасында җиңүче булды. Илнурның физика һәм астрономия белән мавыгуында эчкерсез кызыксыну һәм кызыксынучанлык төп рольне уйный. Физика дәресләрендә Илнур гамәли эшләр башкарганда да, мәсьәләләрне чишкәндә дә активлык күрсәтә. Аның югары нәтиҗәләре олимпиадада катнашучылар өчен үзлегеннән белем алу һәм мөстәкыйль эшләү мөһим икәнлеген күрсәтә. Илнур олимпиадаларга әзерләнү өчен һәрвакыт өстәмә дәресләргә кала, Интернет челтәрендә мәгълүмат һәм кызыклы биремнәр таба”,- дип сөйли аның физика фәне буенча укытучысы Гөлшат Станюкова.
Илнур Габидуллинга математикадан белем бирүче укытучысы Альбина Тәлгатовна аның фән буенча белеменә генә түгел, ярдәмчел, кайгыртучанлыгына да игътибар бирә.
“Беренче кабат математика буенча олимпиаданың муниципаль этабына алып барганда, мин укучым шәһәр мәктәпләреннән җыелган балалар арасында югалып калмасмы икән дип борчылган идем. Әмма барысы да яхшы булды, Илнур үзен хәтта олыларча тотты дяр идем: төрле җирләрдән килгән балалар белән танышып та өлгергән, бина эчендә дә оста ориентлашкан, балаларны кирәк җирләренә озатып, алып барып, алып кайтып йөри. Республика олимпиадасына баргач Казан мәктәпләрендә укучылар белән дә дуслашып өлгергән. Миңа аның икеләнеп тормыйча, туры итеп әйтә белүе дә ошый. Математиканы ярата, бик теләп олимпиадаларда катнаша, әмма үзенең информатика белән күбрәк кызыксынуын яшерми. Бәйгеләр икесе берьюлы туры килгән очракта, үзенең информатиканы сайлаячагына басым ясап әйтә”,- ди Альбина Галиева.
Тимәш урта мәктәбе директоры Юрий Снурницин сүзләренчә, “Олимпка юл” Бөтенроссия бәйгесенең региональ этабы. Алар республика олимпиадасының йомгаклау этабында призёр булган укучылары илкүләм узачак бәйгедә дә сынатмас дип ышаналар.
“Быел тагын бер укучыбыз-– 7 нче сыйныфтан Самат Низамов информатика буенча муниципаль олимпиада призына лаек булды. Информатика өлкәсендә белемнең ныклы булуы - киләчәктә кирәкле һөнәрләр үзләштерү өчен зур мөмкинлекләр бирә”,- ди Юрий Алексеевич.
Исламия Галимова
фото: Тимәш мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев