Ранис һәм Дилбәр яшь парларга грант конкурсында катнашып, җиңү яуладылар
Гаиләле яшәүдән дә олырак бәхет бармы?
Кеше гаиләдә туа, тәрбияләнә, үсә, тынычлык таба. Бары тик гаиләдә генә балалар тулы сыйфатлы кеше булып үсәләр. Бары тик гаиләдә генә ир белән хатын бер-берсен тулыландыра ала. Бары тик гаиләдә генә чын бәхеткә ирешеп була.
Соңгы елларда гаилә коручылар өчен төрле ярдәм чаралары күрсәтелә, республика күләмендә дә, ил күләмендә дә. 2025 елдан РФ Президенты В. Путин указы белән «Гаилә» илкүләм проекты эшли башлады. Проект Россия гаиләләре очраша торган иң кискен һәм актуаль бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән. Ул социаль ярдәм өлкәсенә генә түгел, ә демографик, торак, мәгариф һәм мәдәни сәясәткә дә кагыла.
Быел Татарстанда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә беренче социаль проект – “Яшь парларга – грантлар” проекты гамәлгә керде. Әлеге проект яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүнең мәдәни традицияләрне саклауга һәм популярлаштыруга, шулай ук никах институтын ныгытуга юнәлдерелгән беренче тәҗрибәсен тәшкил итә.
Районыбызның Түбән Чыршылы авылыннан Ранис Гильмутдинов һәм аның хатыны Дилбәр Залялова әлеге проектта катнашып, җиңеп, 100 мең сум күләмендә грантка лаек булдылар.
Әлеге гаилә белән якыннанрак танышып үтик. Ранис Рамил улы 1994 елда Түбән Чыршылы авылында туа, мәктәпнең 9нчы сыйныфыннан соң Лениногорск нефть техникумына, механик белгечлегенә укырга керә. 2014 елда техникумны тәмамлагач, читтән торып, Уфа нефть-техник университетына укырга керә. Шул елны армиягә хезмәт итәргә китә.
“Армиядә чакта ук киләчәкне уйлап, планнар кора башладым, - дип сөйли Ранис. – Мине ул чакта токарь эше кызыксындыра иде һәм яхшы эшкә урнашырга һәм укуны дәвам итәргә кирәк, дигән бурычлар куйдым. Югары белем алганнан соң гына һөнәри дәрәҗәне күтәреп була, шуңа омтылдым”, - ди.
Бер елдан соң армия хезмәтен тәмамлап кайткач, Лениногорск шәһәрендә токарь булып эшкә керә. Биш ел дәвамында әлеге һөнәрдә эшли, тәҗрибә туплый. Шул ук вакытта читтән торып укуын да тәмамлый.
“Лениногорск туган ягым булса да, зур шәһәргә китеп, карьера буенча зур адымнар ясап карыйсым, хәтта җитәкче урында эшләп карыйсым килде. 2020 ел ахырында Казанга күчтем”, - ди Ранис.
Башкалабызда ул КМПО заводына (Казан мотор-төзелеше производство берләшмәсе) самолетлар өчен двигательләр җитештерүдә мастер булып эшкә урнаша. Ранис – максатчан егет булып чыга, шул ук вакытта аңа хезмәт ярату да хас. Өч ел дәвамында механо эшкәртү цехында эшләү дәверендә цех начальнигы дәрәҗәсенә кадәр үсә.
Бүген дә ул авиация өлкәсендә, самолетларга зур өлешләр җитештерүдә, җитәкче урында эшли. Авиация өлкәсендә шактый тәҗрибәсе дә бар.
Әлбәттә, яхшы эшле булу бер нәрсә, ә менә гаиләле булу – кеше тормышында мөһим адым. Ранис та еллар барган саен, һаман буйдак йөреп булмаганын аңлый һәм насыйп яр табуга өметләнгән.
“Интернет челтәрендә танышуга бик ышанып бетми идем, әмма булачак хатыным – Дилбәр Залялова белән шушы елның гыйнварында интернет челтәрендә танышып, очраша башладык”, - ди Ранис.
Дилбәр – Балык Бистәсе районыннан, ул – инженер-конструктор. Ике гашыйк яр очрашып йөргәннән соң, уртак тормыш корырга булалар һәм никах көнен 29 августка, ә туй көнен 11 октябрьгә билгелиләр.
Никах һәм туйга әзерләнү әзерләнү вакытында, алар дусларыннан Татарстанның яшь парларына грантлар бирелү турында ишетәләр.
- “Возможности Татарстан” сайтына кереп, конкурсның шартлары белән таныштык. Конкурста билгеләнгән шартларга туры килә идек, ягъни кияү һәм кәләшнең яше 35тән артмаска, Татарстан җирендә яшәргә тиеш иде. Шуннан соң кызыгып киттек тә, катнашып карарга булдык, - дип сөйли Ранис.
Аның әйтүенчә, туй классик, әмма кызыклы тематика белән: музыкаль, халык телен һәм традицияләрен саклап калу тематикасы белән үткәргәннәр. Игътибарны милли колоритны саклауга һәм гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен, олы яшьтәге кешеләрне хөрмәтләүне ассызыклауга юнәлтергә тырышканнар.
- 100 мең сум күләмендәге грантка лаек җиңүчеләр исемлегендә үзебезне күрүебезгә бик шат идек. Без мондый конкурсны оештыручыларга бик рәхмәтле, чөнки мондый конкурс әле беренче тапкыр гына һәм бары Татарстан Республикасында гына уза. Республика үз халкына ярдәм итү өчен шундый конкурслар оештырганда, Татарстанда яшәвебезгә горурлык һәм шатлык хисе арта гына бара, - ди Ранис һәм Дилбәр.
Ранис туган авылы – Чыршылыны ярата, туган авыл, туган йорт иң якыны, ди.
“Кайтып йөрибез, туганнар, дуслар белән очрашып утыру үзе бер бәхет. Авылда иң яратканым – авыл мунчасы, каен себеркесенең шифасын белеп сәгатьләр буе да керә алам”, – ди ул.
Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 31 октябрь санында укый аласыз.
фотолар: Гильмутдиновларның гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев