Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәссамнар төркеме Яңа Шөгердә, Мансур Закировта кунакта булган (+ видео)

Мансур абый, магнит сыман тарта безне, диләр алар.

Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев  үзенең социаль челтәрендә хәбәр иткәнчә, ел саен кыш аенда бер төркем рәссамнар Яңа Шөгергә, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Мансур Закиров янына Казаннан кайтып, хәлен белеп китәләр. Быел да күптән түгел Яңа Шөгердә булып киткәннәр.

"Мансур абыйга без Казан яңалыкларын сөйлибез, рәхәтләнеп аралашабыз.Үзебез белән бер кочак күтәренке кәеф калдырып китәбез", - дип яза Мөдәррис әфәнде.

Рәссам Минһаҗев әйтүенчә, 87 яшьлек Мансур абый әле дә актив рәвештә картиналар иҗат итә. "Безнең кайтуыбызга ул үзенең йортында, тиз арада 80 картинаны тезеп, күргәзмә ясап куйган иде. Шулкадәр талантлы шәхес ул Мансур Закиров. Безнең горурлык ул", - дип яза Мөдәррис Минһаҗев.

Кечкенәдән үк табигатькә сокланып, Шөгернең биек тауларына гашыйк булып үскән Мансур Закиров кечкенә чакта   буяу, карандаш, пумала дигән нәрсәләр төшенә дә кермәгән. Коймаларга күмер белән ясаган ул. Ә авыл халкы малайның күңелендә сәнгатькә матурлык бөреләнүен аңламаганнар, янәсе тәртипсезләнә, шушы шөгыльләре өчен берничә мәртәбә колагын да борганнар. Аның бәхетенә Мәскәүдән әнисенең энесе – Мөстәким Хәбиров кайта. Ул да рәсем ясау белән мавыккан, үзе белән альбом, карандашлар алып кайта. Икенче кайтуда исә –  киндер тукыма, майлы буяулар. Мансур өчен моңардан да зур шатлык булмагандыр, менә бит рәсемне ничек ясап була икән, менә бит буяулар белән матурлык тудырып була!
Мансур Закиров турында моннан укый аласыз

фото: https://vk.com/id279173014

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев