Рауза Фәтхуллина - балалар табибы гына түгел, иң якын дусты да
Рауза Шакир кызы Фатхуллина гомеренең 38 елын сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган, үз вакыты белән исәпләшмичә балаларның исәнлеге өчен хезмәт иткән
Эштән китүенә шактый вакыт узса да, бүген дә аны элеккеге пациентлары, бергә эшләгән коллегалары киң күңелле, мәрхәмәтле табиб дип искә ала. “Вакыт белән исәпләшми иде, миңа китәргә кирәк дип, әйтми иде. Бала каршына утырып, аны игътибарлап карый, хәле турында барысын да сораштыра”, - дип сөйлиләр бергә эшләгән хезмәттәшләре. Күптән түгел булып узган 85 яшьлеге уңаеннан язмам герое төрле җирләрдән бик күп котлаулар кабул итте.
Рауза Фатхуллина 1939 елда Орджоникидзе шәһәрендә туса да (әти-әнисе яшь чакта ул шәһәргә киткән булганнар), 1952 елда гаиләләре белән Лениногорскига күчеп киләләр дә язмышын безнең шәһәр белән бәйли. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. “4-5 яшьтә пешмәгән бәрәңге кимереп йөргәннәрне хәтерлим. Безнең өчен ул шикәр кебек баллы иде. 1944 елда сугыштан әти яраланып II группа инвалид булып кайтты. Алар икесе дә авыл мәктәбендә укытучылар булып эшләде. 1947 елда авылда трахома авыруы баш калкытты. Әни өч балага да кадакка сөлгеләрне аерым элеп куйды. Без авырмадык трахома белән”, - дип искә ала Рауза апа.
Табиб булырга кечкенәдән хыялланган. Газет битеннән курчак ясап, аларга кечкенә таякчык белән “укол кадаганын” бүген дә елмаеп искә ала. 6-7нче сыйныфта укыганда медицина буенча китаплар укый, йога методларын өйрәнә. “Мин еш кына ангина белән авырадым. Шунлыктан тагын да табиб буласы килү теләгем көчле булды”, - ди.
Мәктәпне Лениногорскида тәмамлый, аннары 8 айлык Кызыл Хач һәм Кызыл Ярымай курсларында укый. Шул ук вакытта институтка әзерлек курсларында белем ала. Лениногорскида терапия бүлегендә башта санитарка, аннары статист, соңрак цех шәфкать туташы булып эшли. “Казан медицина университетында белем аласым килде, невролог һөнәрен үзләштерәсе килү теләге көчле иде. Тик миңа 1 балл җитмәде һәм педиатрия бүлегенә билгеләделәр. Бу һөнәрне үзләштерүемә бер дә үкенмәдем, 35 ел балалар поликлиникасында яратып эшләдем”, - ди I категорияле табиб Рауза Шакир кызы.
Лениногорск сәламәтлек саклау учреждениесенә яшь белгечне биш куллап кабул иткәннәр. 1965 елның 16 мартында балалар хастаханәсе стационарында эшли башлый, башы-аягы белән эшкә чума: Нина Терщенко дигән табиб отпускка китә, пациентларын Рауза Шакировнага тапшыра. Яшь белгеч авырулар кабул итә, кизү тора, лекцияләр укый. Үзенең беренче остазы дип табиб, ул чактагы баш табиб – Флюра Гариповна Әхмәрованы саный. Аннары яшь табибны шәһәр читендә булган 3нче участокка күчерәләр. “Тезгә кадәр резин итекләр киеп, үземнең участоктагы авырулар янына пычракта, сазда җәяү бара идем. Яңа туган балаларны да контрольгә алырга, шул ук вакытта балаларны поликлиникада кабул итәргә”, - ди ул.
Бер елдан соң баш табиб булышлыгында ике бүлмәле фатирга ия була. “Ул елларда күп кенә табиблар фатирлы булды. Аннары безгә Советлар Союзының барлык республикаларыннан табиблар килә башлады. 3 елдан соң минем белән бергә укыган курсташларым: Л. Садыкова һәм З. Әхмәрова Лениногорскига эшкә кайттылар”, - дип искә ала.
Хезмәт ветераны Рауза Фатхуллина әйтүенчә, ул елларда гел белем алып, төрле лекция, конференцияләрдә катнашып торганнар. Дөрес, монда ул чактагы баш табиб Флюра Әхмәрованың өлеше зур була. Ул үзе үрнәк күрсәтеп, бөек укытучы ролендә дә була. “Шәһәркүләм яки районара булсынмы – тематик конференцияләр узды. Квалификацияне гел үстереп тордык. Казан институтыннан педиатрия буенча беренче күчмә цикл Лениногорскида үткән иде. Флюра Гариповна үзе һәрдаим табиблар съездында катнашты. Безгә Мәскәүдән профессорларны, балалар хирургларын, иммунологларны чакырып торды”, - дип сөйли эшләгән елларын искә алып язмам герое.
Һәм Флюра Гариповнаның иң зур эше – балалар хастаханәсенең яңа бинасын төзү булган. “Бина Мәскәү проекты буенча иде. Тик Флюра Әхмәрова төзеп бетергәнне күрә алмады, ул башка шәһәргә күчте. Аның белән бергә эшләгән елларны хезмәт юлымның иң әйбәт еллары иде дип саныйм”, - ди.
Ул чакта Лениногорскида табиб-бактериолог булып эшләгән Әлфия Казакова Рауза Шакировнаны беренче мәртәбә әле мәктәп укучысы булганда очратуын хәтергә алды.
- Ул чакта балалар яслеләре тәрбиячеләре-шәфкать туташлары дигән һөнәр ияләре бар иде. Балалар докторлары, алар арасында Роза Шакировна да бар иде, безне – мәктәп укучыларын ныклап медицина буенча укыттылар. Без тыңлап кына, теория генә алып утырмадык, ә табиблар дежурлык иткәндә поликлиника, хастаханә бүлекчәләренә бардык. Ярдәм күрсәтү процессында катнаша идек, авыру бала белән психологик ситуация буенча аралаштык. Роза Фатхуллина үз эшенең остасы булды. Ул сабыр гына, бәйнә-бәйнә барысын да аңлата иде. Без аңа соклана идек. Ул чакта районара бүлекчә булгач, авырулар да күп булды. Ул мәрхәмәтле зат, кем ярдәм сорый, шуңа булышты. Аның ягымлы сүзе көчле булды, кешеләргә ышаныч өләште. Хәзер дә очраган кешегә ягымлы итеп эндәшә, тормышчан киңәшләрен бирә. Бакчадан кайта торган булса, сумкасындагы уңышыннан өлеш чыгара, - дип сөйләде табиб Әлфия Казакова.
Рауза Фатхуллина 12 ел участок педиатры булып эшләгәннән соң, 1 категорияле табиб исемен ала. Шәһәрдә генә түгел, районда да педиатр булып эшли. Бик күп табибларның остазы була. 2000 елда лаеклы ялга китә. Әле аннары да, табиблар җитмәгәндә, кемнедер алыштырырга кирәк булганда, ул поликлиникага ярдәмгә ашыккан. Больничныйга чыгуның ни икәнен дә белмичә, армый-талмый эшләгән.
Рауза Шакировна ире Назиф Габдрахман улы белән бергә тормыш корганнар. Назиф Фатхуллин – Лениногорскида билгеле шәхес. Шәһәрдә 3нче, 5нче, 7нче мәктәп директоры була, аннары мәгариф бүлеген җитәкли. Аның инициативасы буенча 12нче лицей төзелә һәм ул аның беренче директоры була. 2007 елга кадәр лицей белән җитәкчелек итә. Кызганыч, бүгенге көндә ул арабызда юк. Фатхуллиннар гаиләсе ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Рауза Шакир кызы хәзер бакчачылык белән шөгыльләнә. Һәрвакыт актив хәрәкәттә.
“Безнең поликлиникада ул елларда яшь педиатрлар күп иде. Роза Шакировна – тәҗрибәле табибларның берсе, яшь белгечләрнең остазы булды. Аның белемнәре һәм һөнәргә чиксез мәхәббәте файда китерде, пациентлар өчен иң кыйммәтле нәрсә – сәламәтлекне кайтарды, - дип сөйләде балалар поликлиникасы мөдире Рәйханә Юнысова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев