Район башлыгы Рәгать Хөсәенов авыл җирлеге башлыклары белән очрашты
Мэриянең утырышлар залында район башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә районның авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә узды.
Киңәшмәдә район Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Финанс-бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин, Лениногорск районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Шәмәрданов, авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр һәм бухгалтерлар катнашты.
Көн тәртибенә җыеннар нәтиҗәләре, ССТУ порталында эшләү, Лениногорск муниципаль районы Советының «Лениногорск муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында» утырышын үткәрүгә әзерлек, цифрлы телевидениегә күчү һәм башка мөһим мәсьәләләр куелган иде.
2019 елның 14 гыйнварыннан 22 гыйнварына кадәр районның 24 авыл җирлегендә җыеннар узды. Аларда 2500 дән артык кеше катнашты. Биредә яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, алар барысы да контрольгә алындыю
Киңәшмә барышында район башлыгы Рәгать Хөсәенов проблемалы мәсьәләләргә анализ ясады һәм алга куелган бурычларны хәл итү юлларын билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев