Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен Җиңү көне белән котлый

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Кадерле лениногорскилылар!

 

Чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан котлыйм. 1945 елның 9 мае илебез тарихында, һәр гаилә тормышында иң әһәмиятле вакыйга. Җиңүне алып килгән бу көн бик тә кадерле, шул ук вакытта йөрәкләрдә авыр хатирәләр уята.

Җиңү бөтен илебез халкы: сугышчыларның, тылда көнне-төнгә ялгап эшләүчеләрнең уртак тырышлыгы, фидакарьлеге нәтиҗәсендә яуланды. Илебез азатлыгы өчен миллионлаган Совет гражданнары үз гомерләрен, сәламәтлекләрен кызганмадылар.

Хөрмәтле ветераннар! Ихлас күңелдән сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм, кылган батырлыгыгыз, көчле ихтыярыгыз, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Туган җирнең азатлыгы һәм якты киләчәге өчен гомерен дә кызганмаган батырлар мәңге онытылмас!

Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм күгебезнең һәрчак аяз булуын, һәр туар таңның бары тик шатлык-куанычлар гына алып килүен телим.

Рәгать Хөсәенов муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев