Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов коронавируска каршы вакцина ясатты

Район үзәк хастаханәсе поликлиникасында бүген район башлыгы Рәгать Хөсәенов коронавируска каршы вакцинациянең беренче компонентын ясатты.

 

 

Вакцинация алдыннан медицина хезмәткәрләре аңардан анкета тутырттырды. Аннан Рәгать Хөсәеновның кан басымын, тән температурасын үлчәделәр, сатурацияне күрсәтә торган аппарат белән сулыш органнарын тикшерделәр.
Прививка кабинетында исә COVID-19га каршы вакцина алды.

-    Бернинди дә куркырлык әйбер юк. Электән төрле чирләргә вакциналар бар иде. Соңгы елларда грипптан ясаттык. Менә бусы чираттагысы. Прививка ясарга кирәк дип саныйм, чөнки без барыбыз бергә бу вирусны туктатырга тиеш. Үз-үзеңне, якыннарыңны сакларга кирәк. Вакцинацияләү процедурасы җиңел һәм гади. Поликлиникага җитәрлек күләмдә вакцина кайткан, бернинди тоткарлык,  чират юк.  Күптән түгел хатыным да ясатты. Туганнар да прививка алачак.

Рәгать Хөсәеновны  21 көннән соң  кабат вакцинация көтә.

Үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров әйтүенчә, бүгенге көндә Лениногорскига коронавируска каршы вакцинаның 1560 дозасы кайткан. “Әле кичә менә 500 доза кайтты. Көненә 70тән артык вакцина ясыйбыз. Күбесенчә олы яшьтәгеләр прививкага килә. Әлегә барысы да җиңел генә үткәрә. Вакцина алган пациентлар да үз танышларына, үз туганнарына мәгълүматны җиткерер дип ышанабыз. Коронавирус беркая да китми, ул безнең белән кала. Бүгенгесе көндә вакцинация алу – ышанычлы ысул, дияр идем”, - ди Рим Әмиров.

Прививканы үзәк район хастаханәсе поликлиникасыннан тыш, медсанчасть поликлиникасында да ясатып була.

Әлбәттә, алдан язылу буенча. Телефоннар: 5-05-15, 5-03-75 (ЦРБ поликлиникасы)

9-09-50 - медсанчасть поликлиникасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев