Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов өлкән буынны бәйрәм белән котлый

Хөрмәтле сугыш һәм хезмәт ветераннары, олы буын вәкилләре!


Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм.

Без сезнең йөрәгегез мәңге яшь булып калуына, көчле рухыгызга сокланабыз. Иң мөһим мирасыгыз - зирәклелегез, тормыш тәҗрибәгезне безнең белән бүлешүегез өчен зур рәхмәт. Яшьләргә сезнең акыллы киңәшләр, яклавыгыз бик кирәк. Ә өлкәннәр турында кайгырту көзнең бер көнендә генә түгел, көндәлек ихтыяжга әверелсен иде.

Сез  Лениногорск шәһәре һәм районы үсеше өчен зур өлеш керттегез. Хәзер дә иҗтимагый, мәдәни тормышта актив катнашасыз.
Бу истәлекле көндә өлкәннәргә чын күңелдән әйтелгән “Кадерлеләребез, без сезне яратабыз!” - дигән ихлас сүзләрне дә ирештерик.

Сезгә сәламәтлек һәм иминлек, озын гомер телим. Тормышта рәхим-шәфкатьлелек сезне беркайчан да ташламасын, көч-куәтегез озакка җитсен!

Рәгать Хөсәенов, район башлыгы, шәһәр мэры

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев