Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов журналистлар белән очрашты

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов җирле массакүләм матбугат чаралары вәкилләре белән очрашуны матур гадәткә кертте.

Очрашуда Татарстан Журналистлар сюозының Лениногорск бүлекчәсе әгъзалары, журналистлар катнашты. Рәгать Хөсәенов журналистлар эшенә югары бәя бирде, халык өчен шәһәр һәм район яңалыкларын беренче булып җиткерүчеләр икәнен билгеләп узды. Эшләрендә уңышлар теләде. 

Очрашу ахырында Рәгать Хөсәенов Татарстан журналистикасы өлкәсенә өлеш кертүләре һәм һөнәри бәйрәм – Татарстанда Матбугат көне уңаеннан, “Заман сулышы” һәм “Лениногорские вести” газетлары хезмәткәрләрен Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Веб-редактор Рамия Гарифуллина, СММ-белгеч Виктория Зубова, офис-менеджер Ләйсән Мансурова, җаваплы секретарь Виктор Сидиряков һәм “Ярмарка” нәшрият йортының компьютер версткасы буенча операторы Ксения Мефодьева Рәхмәт хатлары алды.

Хезмәттәшләрне котлыйбыз, уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев