Ветеран-агроном, блогер-бакчачы Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов социаль челтәрләрдә язылучыларының әлеге соравына җавап биргән.
— Кураларны кисү вакыты җитте. Тик моның үз үзенчәлеге бар. Минем үземдә «Полька» һәм «Маравелла» сортлары игелә. Икесе дә көньякта чыккан сортлар.
Ремонтант җиләк елга ике уңыш бирә алса да, минекеләр берне — көзен генә бирә, чөнки җәй уңыш алу өчен сабакны кисми калдыру мөһим. Безнең шартларда ул ел саен туңды. Шуңа да, ике эш ясамас өчен, аларны җир тигезлегендә кисәбез. Ә бит безнең шартларда туңмый кыш чыгучы сортлар бар. Шуңа да секаторга тотынганчы, башта сортыгызны белегез. Яисә берничә сабакны 30-40 см булса да калдырып карагыз.
- Тагын шуны истә тотарга кирәк: гади кураны төптән кисү һич тә ярамый.
Ә миндәге сортлар киләсе ел уңышын җир астыннан яңа үсеп чыккан сабакларда бирәләр. Ремонтант сүзе яңадан туу, яңадан үсү дигәнне аңлата. Кисеп яисә кисми калганда уңыш күләме ничек дисәгез, икесе бергә дә шул көз биргән чамасында дияр идем. Билгеле, көзге җиләк эрерәк, сакланучан, һәм корткычларга бирелмәгән була. Ул вакытка кура җиләген ашаучы корткычлар югалган була. Җәен җиләкне гади кура бирә.
Чыганак: https://shahrikazan.ru
фото: ясалма интеллект ярдәмендә
Нет комментариев