Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, игътибар: республика буенча "Чыршы " профилактик операциясе бара

Күпчелек кеше чыршының пластиктан ясалганын түгел, бернинди ясалма буяуларсыз, табигатьтә үскәнен сайларга тырыша.

Чыршылы булу - уен эш түгел, җитди мәсьәлә, кайдан телисең – шуннан чыршы кисеп алып, өеңә кайтарып утырта алмыйсың, закон таләпләре тыя. Әмма закон тарафыннан тыюлар булуга карамастан, “чыршы браконьерлары” Яңа ел алдыннан күпләп арта.

Ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмый калу өчен республика урман хуҗалыгы министрлыгы “Чыршы” оператив-профилактик операциясен гамәлгә кертте. Әлеге чара 20 нче декабрьдән 31 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, урман утыртмаларын законсыз кисү, аларга зыян китерү яки агачларны үз белдегең белән казып алу гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфа йөкләтелгән  затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, закон тарафыннан тыюларга карамастан агач кискән кеше урманга китергән зыянны да капларга тиеш булачак, әлеге зыян киселгән агачның токымына һәм аның кайда үсүенә, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыкланачак.

Республика урман хуҗалыгы министрлыгында, урманда ауган агачларны җыюга кагылышлы мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, бу хакта  аңлатма бирелде, анда әйтелгәнчә,   кеше үз ихтыяҗлары өчен  урманда ауган агачларны ирекле җыя ала.

“Ауган агач”дигәндә, монда көчле җил, буран яисә күпләп яуган кар нәтиҗәсендә җиргә сынып төшкән, ләкин диләнке эшләре уздырылган урыннарда агач кисү калдыклары булып тормаган, корыган ботаклар яисә агач кәүсәләре турында сүз бара. Аларны, урманда үсеп утыручы башка агачларга кагылмыйча, җайланмалар һәм механизмнар - балта, кул пычкысы ярдәмендә генә җыярга ярый.

 

Радий Салихов, Лениногорск урман хуҗалыгы җитәкчесе:

Яңа ел алдыннан рөхсәтсез чыршы кисеп алырга кызыгучылар була, билгеле.  Алар шундый матур бәйрәмгә үз куллары белән күңелсезлек китермәсеннәр иде. Бәйрәм алды атналарында урманнарны патрульләү эше бик актив бара. Законсыз агач кисү очрагы ачыкланса, кискән кешегә административ җәза биреләчәк. Әгәр урланган агачның бәясе 5 меңнән  артса, җинаять җаваплылыгы каралган. Яңа елны хокук бозулардан башлау яхшы эш түгел. Шуңа күрә һәрбер лениногорскилыга күңелле бәйрәмнәр, ә Яңа елның уңышлар гына китерүен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев