Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәгать Хөсәенов укытучыларны бәйрәм белән котлый

Хөрмәтле укытучылар, педагогик хезмәт ветераннары һәм хезмәткәрләре!


Чын күңелдән сезне Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм.

 Укытучы һәр кешенең тормышында иң мөһим роль уйнаучыларның берсе. Сез һәр кешенең тормышына үз сулышыгызны, үз карашыгызны кертәсез. Еллар буе йөзләгән-меңләгән балага җан җылыгызны, энергия, көчегезне эчкерсез рәвештә өләшкәннән соң да, шундый мөлаем булып кала алуыгыз, ихласлылыгызны югалтмагыз безне сокландыра.

Лениногорск муниципаль районының мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре – үз һөнәрләренә тугры калып эшләүчеләр, алар максатка ирешүчән. Сез һәрвакыт уку-укыту эшчәнлегенә инновацияләр кертәсез.

Мәгариф тармагының ветераннары аерым хөрмәткә һәм рәхмәт сүзләренә ия. Үз тәҗрибәгезне яшь педагогларга тапшырасыз, балалар тәрбияләүдә күп көч түктегез.

Хөрмәтле педагоглар! Үз эшегезгә, укыткан балаларыгызга, һөнәрегезгә, тугры булып калыгыз. Саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, укучы балаларыгыз һәм аларның әти-әниләренең рәхмәтләрен телим сезгә!

Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев