Ришвәтче табибка – 3 миллион сум штраф
Красноярск крае суды 4нче районара клиник дәваханәсенең урология бүлеге мөдиренә армиядә хезмәт итүдән баш тартырга ниятләгән кешегә ялган диагноз куюда гаепләү буенча 3 миллион сум күләмендә штраф билгеләгән. Бу хакта Федераль иминлек хезмәте матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Моннан тыш, аңа өч ел дәвамында табиблык эшчәнлеге тыела. Табиб И. А. Чеботарев әлеге хөкем карарына ризасызлык белдергән, тик суд хөкем карарын үзгәрешсез калдырган. Федераль иминлек хезмәтеннән белдерүләренчә, табиб призывниктан ялган диагноз өчен 50 мең сум ришвәт алган.
Фото:https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев