Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роскачество белгечләре Хагги Вагги дигән йомшак уенчыкларны балалар өчен зарарлы дип тапкан

Җансыз булса да, баланың тормышында уенчык бик әһәмиятле урынны алып тора. Сабый аның белән дөньяны таный, өйрәнә, дуслаша, кешедә булырга тиешле күркәм гадәт-сыйфатларны үзендә булдыра.

Шуңа да исеменең генә түгел, җисеменең дә нинди булуы мөһим уенчыкның. «Иң яхшысы – балаларга», – дибез ич. Әнә бит Роскачество белгечләре Хагги Вагги дигән йомшак уенчыкларны балалар өчен зарарлы дип тапкан. Тикшерә торгач, Хагги Ваггиларда фенол матдәсенең кирәгеннән күбрәк булуыначыклаганнар. Ул исә бала сәламәтлегенә җитди зыян сала икән. Шуңа да Хаггиларны сатудан алачаклар. Моннан тыш уенчыкларның психикага тискәре йогынтысыннан да куркалар икән. 

Психолог Марина Галанина уенчыкларның бала-чага тормышындагы роле турында кызыклы фикере белән уртаклашты. Аерым алганда, ул балаларның куркыныч, ямьсез тоелган уенчыкларга ни өчен кызыгуларын аңлатты.

 

– Хагги Вагги – бары тик әлегә кадәр булмаган яңа герой гына. Ул беркемне дә ашамый да, физик көч тә кулланмый, ул – бары тик кулын сузып торган бер зат кына. Сез дә бит үзегезгә яңа телефон яисә сумка сатып аласыз. Менә шуның кебек инде, бу – яңалык кына. Асылда, ни өчен балалар шундый агрессив уенчыклар белән кызыксына соң? Дөресен әйтик: бу – табигый һәм гадәти күренеш. Бу ерткыч хайваннар, корал, мультфильмнардагы, әкиятләрдәге, уеннардагы явыз геройлар булырга мөмкин. Алар аша бала үзендәге агрессия күренешләрен аңларга, куркуын җиңәргә, тискәре хисләрен чыгарырга өйрәнә. Бу эмоцияләр һәр кешедә бар, – дип аңлата белгеч.

 

Ни өчен балаларның мондый уенчыклар белән уйнавы өлкәннәрне шулкадәр куркыта соң? Белгеч менә нәрсә ди:

 

– Еш кына өлкәннәр үзләрендә булган агрессия һәм куркуларын үзләре дә аңлап җиткерми, шуңа күрә теләсә нинди агрессия очрагын явызлык һәм куркыныч тудыра торган бер золым дип күрә. Алдарак әйтүемчә, ачу һәм курку хисләре һәр кешедә бар, алар безгә яшәргә ярдәм итә. Үзеңне яклау, көндәшлек итү, ышаныч хисен формалаштыру өчен, дисеңме. Агрессив уеннар бигрәк тә кемнәргә тәэсир итә соң? Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ул күбрәкагрессив балаларны ярсыта. Ягъни әгәр дә сезнең бала Хагги Вагги белән уйнаганнан соң иптәшенең башына суга икән, бу йомшак Хагги Вагги гаебе түгел инде. Мәгълүмат чаралары, телефондагы уеннар, гаиләдәге сәламәт булмаган мөнәсәбәтләр теге хисне арттырып җибәрүче көч була ала.

…Кыскасы, уенчыклар балаларда паника, күз яшьләре, борчу хисләре китереп чыгармый икән, куркырга кирәкми. Кайчагында әти-әниләр үзләренең куркыныч әкиятләр укып үскәнен онытыпҗибәрә бугай. Аннан, хәзер бала кулында йомшак уенык – курчакны түгел, җансыз тартма – телефонны ешрак күрергә туры килә ич. Хәер, монысы инде –фикер алышу өчен башка мәсьәләдер.

https://vatantat.ru/2023/01/101375/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев