Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роспотребнадзор идарәсе: Пандемия аркасында Татарстанны ябу күздә тотылмый

Яңа коронавирус инфекциясе таралу аркасында Татарстан халкының башка төбәкләргә чыгуын чикләргә җыенмыйлар.

Роспотребнадзорның  ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә төбәкләрне, аерым алганда, Татарстан Республикасын ябу мәсьәләсе көн тәртибендә тормый. Бүген мондый ихтыяҗ юк. Ел һәм пандемия башланганда үткәрелгән барлык чаралар да акланган иде. Бу кешеләрнең бер төбәктән икенчесенә күчеп йөрүенә дә кагыла. Хәзер инде мондый чаралар алай ук актуаль түгел һәм алар дөрес булмаган нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин», - дип искәртте спикер.

Любовь Авдонина бүгенге көндә төбәкне ябарга җыенмауларын һәм бу мәсьәлә хакында фикер алышмауларын билгеләп үтте.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, үз чиратында, Татарстанда хәлнең тотрыклы булуын әйтте.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев