Роспотребнадзор «Үлемсез полк» акциясенең нинди чикләүләр белән узачагы турында сөйләде
9 майда Татарстанда «Үлемсез полк» акциясе узачак.
ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әлеге чарада нинди Covid-чикләүләр булачагы турында сөйләде.
«Катнашучылар, оештыручылар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм волонтерлар өчен төп киңәш - битлек режимын үтәү. Ветераннар өчен дә битлек режимын мөмкин кадәр, авыручылар ихтималын исәпкә алып, сакларга киңәш ителә. Әгәр битлек белән суларга авыр булса, аны кияргә кирәкми», – дип билгеләп үтте белгеч.
Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган журналистлар һәм волонтерларны катнаштыру тәкъдиме дә яңгырады.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте акциядә битлекләр өләшү, су тарату һәм ветераннарга аерым игътибар бирү мәсьәләләрен оештыручылар белән берлектә хәл иткән.
«Ветераннарның сәламәтлеген бәйрәм чараларына кадәр җиде көн дәвамында күзәтеп торуны сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә өйрәнәбез. Бу – хәлләрен сорашу, сәләмәтлекләрен карап бәяләү, тән температурасын үлчәү. Моннан тыш, ветеранны чарага барыр алдыннан тикшереп алырга кирәк», – дип сөйләде республиканың Баш санитар табибы урынбасары.
Любовь Авдонина сүзләренә караганда, «Үлемсез полк» акциясендә хәрәкәт шактый тыгыз һәм 1,5 метр араны саклау кыенга туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев