Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роспотребнадзор саклану өчен кулланырга ярамый торган битлекләр турында аңлатты

Битлек сатып алганда ул ясаган материалга игътибар итәргә кирәк.

 

Билгесез урында җитештерелгән һәм тикшерелмәгән материаллардан тегелгән күп тапкыр кулланыла торган битлекләрне саклану чарасы буларак кулланырга ярамый. Бу хакта Роспотребнадзор үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Татьяна Руженцова әйтте.

«Битлек өйрәнелмәгән, төрле кисәкчекләрне, шул исәптән вирусларны да үткәрә ала торган материалдан тегелгән икән, әлбәттә, мондый битлектән файда булмаячак», – ди белгеч.

Шунлыктан Руженцова битлек сатып алганда «медицина максатларында файдалану өчен аның яраклылыгы турында таныклыкны, сертификатны игътибар белән укырга» киңәш итте.

Билгесез урында тегелгән битлекләрне кулланырга кирәкми, чөнки мондый очракларда шәхси саклану чарасының материал составы билгесез булып кала, димәк, аның нәтиҗәлелеге дә.

Фото: /pixabay.com

http://bavly-tat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев