Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роспотребнадзор яңа ел корпоративларын эш урынында үткәрүне тыя

Татарстанда Яңа ел корпоративларын эш урыннарында үткәрү тыела.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шул турыда сөйләде.

«Яңа ел корпоративларын җәмәгатьчелек туклану урыннарында гына үткәрү рөхсәт ителә. Эш урынында бәйрәм итү тыела. Җәмәгать туклану урыннары Яңа ел төнендә иртәнге сәгать өчкә кадәр эшләячәк», — дип сөйләде Патяшина.

Шул ук вакытта бәйрәм иткәндә саклык чаралары үтәлергә тиеш. Залның тулыланышы 70 проценттан артмаска, бер кешегә дүрт кв.метр, мәйдан булырга, ә персонал битлек һәм перчаткаларда булырга тиеш. 

Патяшина сүзләренчә, әгәр банкет бер оешма өчен генә ясалса, анда башка кешеләрнең катнашуы тыела. Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган кешеләргә корпоративларга бармавы хәерле.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев