Россиядә 11-12 апрельдә «Пасха килешүе» игълан ителде
РФ Кораллы көчләренең Югары башкомандующие карары белән
якынлашып килүче православие бәйрәме Пасха уңаеннан 2026 елның 11 апрелендә 16:00 сәгатьтән 12 апрелендә көн азагына кадәр килешү игълан ителде.
РФ Саклану министры Андрей Белоусовка һәм РФ Хәрби көчләренең Генераль штабы башлыгы-гаскәрләрнең берләштерелгән группировкасы командующие генерал Валерий Герасимовка бу чорга барлык юнәлешләрдә сугыш хәрәкәтләрен туктатырга күрсәтмәләр бирелде. Гаскәрләр дошман ягыннан мөмкин булган провокацияләрне һәм теләсә нинди агрессив гамәлләрне туктатырга әзер булырга тиеш
Россия Федерациясе Украина ягының РФ үрнәгенә иярүеннән чыгып эш итә, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев