Мобилизацияләнүче гражданнарның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча» кайнар линия» эшләячәк
27 октябрьдә 13.00 дән 15.00 гә кадәр Татарстанда өлешчә мобилизацияләү кысаларында гражданнарның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү чаралары сораулары буенча кайнар линия узачак.
Кайнар линия эшендә Татарстанның профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары катнашачак. Татарстан халкы 8 (843) 238-10-00 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.
https://photo.tatar-inform.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев