Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү документын кертергә җыеналар

Төзелеш министрлыгы башка ведомстволар белән берлектә Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бердәм түләү документын кертү мөмкинлеге турында фикер алыша.

Анда гомумйорт күрсәткечләре турындагы мәгълумат урын алачак, бу исә гражданнар өчен мәгълүматның үтемлелеген арттырачак. Бу хакта министрлык хатына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Яңалык хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырырга, кәгазь документларга чыгымнарны киметергә, шулай ук гражданнарга нәрсә өчен һәм күпме түләүләрен аңларга ярдәм итәчәк.

«Бердәм түләү документы квитанцияләрне формалаштырган өчен комиссияләр алучы исәп-хисап үзәкләренең бизнес-модельләренә алмашка киләчәк. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыкларның дәүләти мәгълүмат системасы, бердәм оператор буларак бүгенге көндә булган хокук бозуларны бетерәчәк һәм акчалар әйләнешен дәүләт дәрәҗәсендә контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк», - дип белдерде «Торак һәм шәһәр мохите» иҗтимагый халык фронты тематик мәйданчыгы белгече Павел Склянчук.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 1 декабреннән Россиядә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бәяләр артты. Россиялеләр яңа саннар белән түләү документларын гыйнварда алды.

Татарстанда коммуналь хезмәтләргә бәяләр 9 процентка индексацияләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Төзелеш министрлыгы, администрация башлыкларына һәм җаваплы оешмаларга хисаплауларның дөреслеген тикшерергә һәм республика халкының үсештән соң килгән барлык мөрәҗәгатьләренә җавап бирергә кушты

https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-kommunal-xezmatlar-ocen-berdam-tulau-dokumentyn-kerterga-yenalar-5865636

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев