Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә кызамык чире азган

Бөтен дөнья кызамыктан “яна”, дип белдергән Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова “Россия-24” каналы эфирында.

“Россиядә таралган кызамык вирусларының безгә 16 илдән кертелгәнлеге ачыкланды. Без 123 шундый очракны теркәдек. Күп бу. Дөнья кызамыктан “яна” дигән сүз”, – дип белдергән ул.

Попова әйтүенчә, асылда прививкасызлар чирли. Роспотребнадзор башлыгы фикеренчә, быел Россиядә чит илдән кертелгән бер генә йогышлы авыруның да таралуына юл куелмаган. Мондый очраклар тиз генә ачыкланып, тиешле каралар күрелгән һәм чир “йөгәнләнгән”.

Исегезгә төшерәбез: 2023 елның гыйнвар-сентябрь айларында Россиядә балалар арасында 4,9 мең кызамык очрагы теркәлгән. Бу – узган елның шушы ук чорындагыга (19 очрак) караганда 262 тапкыр күбрәк. Татарстанда ел башыннан 84 кызамык очрагы ачыкланган. Шул ук вакытта 41 очрагы чит ил кешеләренә туры килгән.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/12/131234/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев