Россиядә кызыл уылдык кыйммәтләнә башлады
Россиядә кызыл уылдыкның (икра) бәясе, балык тоту сезоны тәмамлануга карамастан, үсүен дәвам итә.
гымдагы елның октябренә затлы ризыкка бәяләр 25 процентка арткан һәм Яңа елга карата тагын 10 процентка күтәрелергә мөмкин. Бу хакта «Известия» Балык союзы башлыгы Александр Панинга сылтама белән хәбәр итте. Ул бәяләрнең тиз үсүен сөләйман балыгы аз күләмдә тотылу сәбәпле, әлеге продуктка ихтыяҗ арту белән аңлатты.
Росстат мәгълүматлары буенча, 1 сентябрьгә Россиядә соңгы ике елда икрага бәяләрнең рекордлы үсешен теркәгәннәр. Сатучылар бу төр затлы ризыкның бәясе кара уылдыкны куып җитә алуын кире какмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев