Россиядә светофорларда җәяүле сурәте төшерелгән яңа сигнал барлыкка киләчәк
Юрист Егор Редин Россиядә 1 марттан ак төстәге җәяүле рәсеме рәвешендә светофорның яңа сигналы барлыкка киләчәк, дип белдерде.
Ул төп сигналлар астына өстәмә итеп куелачак. Бу хакта "Прайм" агентлыгы хәбәр итте.
Редин белдергәнчә, яңа сигнал җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен бик уңайлы. Әлеге билге җәяүлегә юлны кичә башларга ярый дигәнне аңлата.
Юрист моңа кадәр әлеге сигналның эксперимент сыйфатында Россиянең кайбер субъектларында кулланылуын да әйтеп үтте.
https://photo.tatar-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев