Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия уйлап табучылары офиста кию өчен сулыш алу җиңел булган битлек булдырган

Битлекләргә тән температурасын һәм хәтта һава сыйфатын контрольдә тота ала торган датчиклар куелган.

Россиядә сулыш алуны җиңеләйтә торган саклану дәрәҗәсе югары булган битлек һәм фильтрлар эшләгәннәр. Аларны киеп спорт белән шөгыльләнергә һәм офиста көн буе утырырга мөмкин. Бу хакта Илкүләм технологик инициатива платформасы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Битлек алты датчик белән җиһазландырылган:  сулыш алганда/сулыш чыгарганда углекислый газ һәм кислород концентрациясе, канның кислород белән туендырылганлыгы, һава сыйфаты, тән температурасы, атмосфера басымы, дымлылык», — дип китерә RT Илкүләм технологик инициатива платформасы матбугат хезмәте мәгълүматын.

Битлек гадәти битлеккә охшаган, тик аңа ИВЛ аппаратларындагы кебек профессиональ фильтр куелган. Фильтр вирус, бактериаль, гөмбә агентларыннан, аэрозоль, тузаннан саклый һәм шул ук вакытта һава циркуляциясенә комачауламый диярлек. Куллану вакыты 48 сәгать тәшкил итә.

Битлек инде спортчылар арасында уңышлы сынау узды, диелгән.

 

https://tatar-inform.tatar

фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев