Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә «больничныйлар» түләүнең яңа тәртибен расладылар

Хөкүмәт «больничныйлар» һәм әниләргә пособиеләр түләүнең яңа тәртибен кертә. Хәзер аларны эш бирүче аша түгел, ә турыдан-туры социаль иминият фондыннан күчерәчәкләр. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

 

Кайбер төбәкләрдә мондый система сынау режимында инде гамәлдә һәм ул үзен яхшы яктан күрсәтте, дип аңлатты Министрлар Кабинеты башлыгы утырышта.

Ул билгеләп үткәнчә, бу эш бирүчене кәгазь эшенең бер өлешеннән азат итәргә, гражданнарга исә пособиеләрне тизрәк алырга мөмкинлек бирәчәк. Күчерелгән барлык түләүләрнең дөреслеген фондның территориаль органнары тикшерә.

«Шунлыктан 2022 елдан мондый тәҗрибәне бөтен илгә таратачакбыз. Вакытлыча эшкә сәләтсезлек, йөклелек һәм бала тапкач бирелә торган пососбиеләрнең барысы да автомат рәвештә, эшкә сәләтсезлек буенча электрон кәгазь нигезендә рәсмиләштереләчәк, бернинди гариза язуның да кирәге булмаячак», - дип белдерде Мишустин.

Ул хәбәр иткәнчә, мондый пособиеләр билгеләү өчен мәгълүматлар алу да электрон рәвештә башкарылачак. Бу гражданнарга вакыт, көч һәм нервыларын сакларга ярдәм итәчәк, дип саный Премьер-министр. 

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/19-11-2020/rossiyad-bolnichnyylar-t-l-ne-ya-a-t-rtiben-rasladylar-5786723

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев