Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә экологик мониторингның бердәм системасы булдырылачак

Россиядә экологик мониторингның тулы системасын формалаштырырга кирәк. Бу хакта Федераль Җыенга еллык Юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

 

«Без һава сыйфатына мониторинг ясый торган система эшләргә һәм аны кулланылышка кертергә тиеш. Киләчәктә мондый контрольне бөтен илгә таратырга кирәк. Һаваны гына түгел, ә су һәм туфракны контрольдә тота торган булырга тиеш. Ягъни экологик мониторингның тулы системасын формалаштырырга кирәк», — диде Россия Президенты.

Ул чүплекләргә ташлана торган калдыкларның күләмен киметергә, шулай ук чүп-чарны аралап җыюны булдырырга кирәк диде.

«Тулаем алганда йомык боҗра циклындагы икътисадка күчү һәм инде 2021 елдан ук җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгы дигән механизмны куллана башларга кирәк. Ягъни, товар һәм төргәк җитештерүчеләр һәм импортерлар аларны утилизацияләү өчен чыгымнар тотарга тиеш, гади генә әйткәндә — пычратучы түли», — диде Владимир Путин.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев