Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә фитнес-хезмәтләр өчен салым вычеты кертергә планлаштыралар

Россия хөкүмәтенә Финанс министрлыгының фитнес-хезмәтләргә салым вычеты кертү турында закон проекты тәкъдим ителгән. Бу хакта Икътисади сәясәт буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Владимир Гутеневка сылтама белән “Известия” газетасы яза.

 

“Документ буенча, кешеләр НДФЛны кире кайтарып фитнес-абонементларга булган чыгымнарының бер өлешен компенсацияли ала”, - диелә хәбәрдә. Алар абонемент бәясенең 13 процентын кире кайтара алачак. Вычетның максималь суммасы 15,6 мең сум булачак.

Спорт чараларында катнашкан һәм спорт җиһазларын сатып алган өчен вычетны кире кайтарып булмаячак. Закон проекты Дәүләт Думасына декабрь аенда бирелер, ә 2020 елның җәендә үз көченә керер дип көтелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/05/196437/

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев